Экспертлар советы җайга салынулы оешмаларның инвестицион программалары проектларын карады

2023 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы узды.

Экспертлар каравына электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде: «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «ТГК-16» АҖ, «Татэнерго» АҖ.

«Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ генераль директоры Илдар Галимов үзенең чыгышын 2022 елда инвестицион программаның үтәлеше турындагы докладтан башлады, аның кысаларында «Менделевск» филиалында магистраль җылылык челтәрләре участогы реконструкцияләнгән, шулай ук котельныйлар һәм җылылык пунктлары территориясендә видеокүзәтү урнаштырылган. «Баулы» филиалында 2022 елда гамәлдәге норматив документлар таләпләренә туры китереп газны исәпкә алу узеллары модернизацияләнгән һәм 9 котельныйда видеокүзәтү урнаштырылган. Чаралар үтәлгән, акчалар тулы күләмдә үзләштерелгән. Экспертлар советы әгъзалары оешма билгеләнгән срокта төзәтергә тиешле искәрмәләрне әйттеләр.

Аннары 2024-2028 елларга «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖнең җылылык белән тәэмин итү системасын үстерүнең инвестицион программасы тәкъдим ителде. «Баулы» филиалы проекты буенча 2 котельныйда химик су әзерләү системасын урнаштыру, җылылык алмашу җиһазларын техник яктан яңадан коралландыру, 10 котельныйда үзебезнең ил АСУ ТП кулланып эшләүгә күчү, «Баулы» производство районының идарә итү системасын цифрлаштыру кысаларындагы чаралар һ.б. планлаштырылган.

«Менделеевск» филиалы буенча эшләр составына җылылык белән тәэмин итү объектларын (магистраль җылылык челтәрләрен, казаннарны, ешлыклы үзгәрткечләрне, насосларны, җылылык алмаштыргычларны һ.б.) техник яктан яңадан коралландыру, казаннарда АСУ ТП кулланып эшләүгә күчү, идарә итү системасын цифрлаштыру кысаларындагы чаралар керә.

Финанслау чыганагы булып заем акчалары тора. Чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе – энергия ресурсларын экономияләү һәм җылылык энергиясе югалтуларын киметү. Инвестиция программасы проекты Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан акча чыганагын билгеләү өлешендә эшләп бетерергә җибәрелде.

Белешмә: «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ Менделеевск шәһәрендә 18 котельныйны һәм 14 җылылык пунктын файдалана. Төп җиһазлар 1988-2021 елларда файдалануга тапшырылган. «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ филиалында – 10 котельный. Җылылык челтәрләренең һәм  кайнар су белән тәэмин итү челтәрләренең гомуми озынлыгы 2020 елның 31 декабренә Менделеевск районы буенча – 30,5 км, Баулы районы буенча – 20,7 км тәшкил итә.

«Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ директоры урынбасары Валерий Антонов үзенең чыгышын шулай ук 2022 елда инвестицион программа үтәлеше турындагы хисаптан башлады. Хәзерге җиһазларны техник яктан яңадан коралландыру башкарылган (АСКУГ ГРП-1,2, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре, химия цехы, турбиналар һ.б.). Экспертлар советы әгъзалары хисапны инвестиция программасы планына кертелмәгән чара буенча финанслауны исәпкә алмыйча кабул иттеләр.

2024 елгы инвестиция программасы проектында җиһазларны (котельный агрегатларын, тиз эшләүче редукция-суыту җайланмаларын, инженерлык челтәрләрен һ.б.) техник яктан яңадан коралландыру буенча 17 чара каралган. Финанслау чыганаклары булып амортизация һәм заем акчалары тора. Экспертлар советы әгъзалары проектны раслауга тәкъдим иттеләр.

Белешмә: «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ Түбән Кама шәһәренең сәнәгать предприятиеләрен һәм халкын электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итә. 2023 елның 1 гыйнварына билгеләнгән куәте: электр энергиясе буенча – 724 МВт, җылылык энергиясе буенча – 1580 Гкал/сәг.

«ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев үз докладында 2022 елда инвестиция программасын үтәү нәтиҗәләрен игълан итте. Барлык планлаштырылган чаралар да үтәлгән (Казан ҖЭҮ-3 – 7 чара һәм Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) – 18 чара). Финанслау чыганаклары – көйләнә торган һәм көйләнми торган эшчәнлек төрләреннән амортизация түләүләре. Экспертлар советы хисапны кабул итте.

2024-2028 елларга программа проекты җиһазларны техник яктан яңадан коралландыру буенча 8 чараны күздә тота. Тормышка ашырылган нәтиҗә – ягулыкның чагыштырма чыгымын киметү һәм энергия ресурсларын экономияләү. Чараларны финанслау чыганаклары булып предприятиенең үз акчалары тора. Проект гамәлгә ашыру чоры һәм финанслау күләме буенча эшләп бетерүгә җибәрелде.

Белешмә: «ТГК-16» АҖ – «ТАИФ» компанияләр төркеме составына керүче генерацияләү компаниясе. «ТГК-16» АҖ милек комплексына Казан ҖЭҮ-3 һәм Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) керә. «ТГК-16» АҖ генерацияләү объектларының электр куәте – 1 669,6 МВт. Билгеләнгән җылылык куәте – 6 136 Гкал/сәг.

Ахырда стратегик үсеш буенча директор Рим Галиәхмәтовның «Татэнерго» АҖнең 2022 ел өчен инвестицион программасын үтәве турындагы хисап тапшырылды. 2022 елда җылылык челтәрләре буенча  җылылык энергиясе югалтуларын киметүгә юнәлдерелгән 174 чара һәм станцияләр буенча системалы ышанычлылык һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән  11 чара башкарылган. Акчалар тулысынча үзләштерелгән – инвестицияләргә юнәлтелгән табыш, амортизация, тоташтыру өчен түләү һәм компаниянең башка үз акчалары.

Рим Галиәхмәтов шулай ук компания эшли торган шәһәрләр (Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Зәй шәһәре) буенча 2024-2028 елларга инвестиция программасы проектын тәкъдим итте.

Инвестиция программасы җылылык энергиясе җитештерү чыганакларында, шулай ук җылылык белән тәэмин итү челтәрләрендә реконструкция һәм модернизация чараларын гамәлгә ашыруны күздә тота.

Акча чыганаклары булып амортизация, табыш һәм технологик тоташтыру өчен түләү тора.

Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан проект инвестиция программасының аерым проектлары буенча өстәмә материаллар тәкъдим итү, шулай ук проектны гамәлгә ашыру чорын төгәлләү кирәклеге сәбәпле, эшләп бетерүгә җибәрелде.

Белешмә: «Татэнерго» АҖнең электр куәте – 5 427,9 МВт (Россиянең бердәм икътисадый системасындагы өлеше – 2,2 %,

Татарстан электр станцияләре куәтенең 67,0%). Җылылык буенча – 7 625 Гкал/сәг (Татарстанның җылылык электр станцияләре куәтенең 49,7%). Оешманың җылылык челтәрләренең озынлыгы – 2 137,8 пог. км.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International