Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә «Чаллы-водоканал» ҖЧҖ баш инженеры Андрей Толмачев һәм план-икътисад бюросы җитәкчесе Нурсинә Идиятуллина катнашты. Су куллануны киметү, амортизация чыгымнары, җитештерүдә катнашкан хезмәткәрләр саны, хезмәт хакы фонды күләме, шулай ук уртача хезмәт хакы, тулай керем күләме каралды.
Алга таба Казан шәһәре «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге тарифлар проектын тикшерүдә директорның беренче урынбасары Марат Сәлахов һәм директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Таһир Вәлиев чыгыш ясады. Фикер каршылыклары җитештерүдә катнашкан хезмәткәрләр санына, хезмәт хакы фонды күләменә, шулай ук уртача хезмәт хакына һәм ресурсларны сату күләменә кагылды.
«Челныводоканал» ААҖ һәм Казан шәһәренең «Водоканал» МУП өчен тариф проектлары оешмалар тарафыннан бирелгән тариф гаризалары һәм тәкъдим ителгән раслаучы документлар экспертизасы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.
Предприятие билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә каралачак искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк.
Фоторепортаж ООО "Челныводоканал"