Җайга салына торган оешмалар игътибарына! Каты коммуналь калдыкларны туплау нормативларын билгеләү кагыйдәләре актуальләштерелде

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.08.2023 ел, № 1390 карары белән Каты коммуналь калдыкларны туплау нормативларын билгеләү кагыйдәләре актуальләштерелгән. Шулай ук җыела торган калдыкларның массасы һәм күләме турындагы мәгълүматларны, аларның сезонлы үзгәрешләрен исәпкә алып, җыю, анализлау һәм исәпләү тәртибе, шулай ук калдыклар санын исәпләү тәртибе дә билгеләнгән.

Яңа Кагыйдәләр нигезендә нормативлар түбәндәгечә билгеләнә:

- торак биналарда кулланучылар категорияләре өчен - калдыклар санын үлчәү ысулы белән;

- кулланучыларның башка категорияләре өчен - калдыклар санын үлчәү ысулы яисә чагыштырма анализ ысулы белән.

Нормативларны үзгәртү мөмкинлеге карала.

Нормативлар еллык чагылышта бер исәп берәмлегенә исәпләгәндә күләмнең яисә массаның микъдар күрсәткечләрендә билгеләнә:

- торак биналарда кулланучылар категорияләре өчен - торак бинада даими һәм вакытлыча яшәүче 1 кешегә  куб.метр яки килограмм, яки торак урынның гомуми мәйданының 1 кв.метрына килограммнар буенча;

- башка төр кулланучылар өчен – кулланучылар ия булган биналарның, төзелешләрнең, корылмаларның, торак булмаган биналарның, җир участокларының, территорияләрнең куб.метры яки гомуми мәйданның 1 кв.метрына килограмм.

Россия Федерациясе субъекты билгеләгән Каты коммуналь калдыкларны туплау нормативлары яңа Кагыйдәләр нигезендә нормативлар билгеләнгәнче, әмма 2027 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча кулланыла.

Әгәр элегрәк Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары яисә җирлекләрнең яисә шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан ККК күләмен үлчәү процедурасы башланган булса, нормативлар ачыкланмаган булса, нормативлар махсус тәртиптә билгеләнә. Шул рәвешле билгеләнгән нормативлар нормативларны гомуми тәртиптә раслаганчы, әмма 2027 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча кулланыла.

Шулай ук документта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең элек шундый ук хокук мөнәсәбәтләрен көйләүче 04.04.2016 ел, № 269 карары үз көчен югалткан дип таныла.

Документ белән танышырга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International