Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынучы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең 87 пункты, шулай ук Россия ФТХнең 11.09.2012 №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 7 пункты нигезендә территориаль челтәр оешмаларына технологик тоташтыру максатлары өчен электр челтәрләре хуҗалыгының объектларын төзүгә киткән чыгымнар турында, электр челтәрәре хуҗалыгы объектларын төзүгә бәйле булмаган, технологик тоташтыру буенча чараларны башкаруга киткән чыгымнар турында җайга салуның алдагы өч чоры өчен белешмәләрне, Методик күрсәтмәләр нигезендә, һәр чараның бәясен аерым исәпкә алып, шулай ук кулланучыларның категорияләренә, электр челтәрләренең көчәнеш дәрәҗәләрен бүлгәләп, чираттагы календарь елына мондый чыгымнар турында фаразый белешмәләрне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Казанда 1 октябрьгә кадәр Техническая урамы ябык булачак. Хәрәкәт итү Назарбаев урамыннан Кулагин урамына кадәр чикләнгән.
14 сентябрь көнне Казанның Мәскәү районындагы йортларның кайберләрендә су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу хәл сәүдә объектын магистраль сукитерткечкә ялгау эшләренә бәйле.
Кешенең йогышлы чирләре арасында грипп үзенең социаль әһәмияте буенча беренче урында тора. Грипп һәм каты респиратор йогышлы чирләр (ОРВЗ) белән авырып китү дәрәҗәсе калган башка йогышлы чирләр буенча суммар күрсәткечләрне узып китә. Грипп эпидемиясе чорында грипп һәм ОРВЗ – 10-15% очракта, ә елның калган чорында – барча йогышлы патологиянең 80%ыннан артык өлешендә хезмәткә яраклы булмау халәтенә китереп җиткерә.
12 сентябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Вахитов, Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясендә катнашты. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районындагы күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук инвалид балалар өчен Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең инициативасы буенча мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары алынды.
7 сентябрьдән 13енә кадәр Казанда Гагарин урамы буенча хәрәкәт итү чикләнәчәк. Пермская урамы белән кисешкән урында машиналар йөри торган өлеше тулысынча ябык булачак.
7 сентябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларны уттан өзәчәкләр.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде: