СОРАУЛАР ҺӘМ ҖАВАПЛАР "ГРИППТАН ВАКЦИНА ПРОФИЛАКТИКАСЫ"

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Кешенең йогышлы чирләре арасында грипп үзенең социаль әһәмияте буенча беренче урында тора. Грипп һәм каты респиратор йогышлы чирләр (ОРВЗ) белән авырып китү дәрәҗәсе калган башка йогышлы чирләр буенча суммар күрсәткечләрне узып китә. Грипп эпидемиясе чорында грипп һәм ОРВЗ – 10-15% очракта, ә елның калган чорында – барча йогышлы патологиянең 80%ыннан артык өлешендә хезмәткә яраклы булмау халәтенә китереп җиткерә.
Эпидемияләр вакытында чир барча халыкның 10-20%ына йогарга һәм өлкәннәрнең 40-60%ын "колачларга" мөмкин. Ел саен илдә гриппның катлаулы рәвешләре белән авыру очраклары миллионлап исәпләнә, ә вафат булуга китергән очраклар саны 200-500 меңгә җитә.
Грипп вакытында үсеш алучы авыр клиник катлаулылыклар, әйтик пневмония, бронхит, өске сулыш юлларының икенчел бактерия чирләре (отитлар, синуситлар), нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан булган катлаулы күренешләр яисә хроник чирләрнең кузгалуы (шикәр диабеты, йөрәк җитлекмичә эшләү, хроник обструктив бронхопневмония һ.б.) күп очракта өлкәннәр һәм сәламәтлеге зәгыйфьләнгән кешеләр арасында күзәтелә һәм алар өчен җитди куркыныч белән яный. Грипп эпидемияләре барышында үпкә чире белән авырып китү очракларының саны 70%ка кадәр, ә бронхит күренешләре 25%ка кадәр арта. Хәзерге вакытта грипп йогышлы чирләрдән үлемгә китерүче сәбәпчеләр арасында (пневмококк чиреннән соң) икенче урында тора.
Бу куркыныч авыруны кисәтү максатында профилактика чараларын үткәрү зарурлыгы көн кебек ачык. Бүген вакцина ярдәмендә профилактика үтү гриппка каршы гомумтанылган һәм иң нәтиҗәле чара булып санала.
Гриппны вакцина ярдәмендә профилактикалауның хәзерге концепциясе, барыннан элек, чир йоктыру куркынычы зур булган затларны яклауга һәм йогышлы чирдән соң иммунитет арттыруга юнәлдерелгән. Шушы концепция нигезендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ел саен 6 айдан өлкәнрәк булган барча Россия халкын, әгәр дә алар яше, сәламәтлегенең торышы һәм һөнәри эшчәнлегенең холкы буенча куркыныч төркеменә карый икән, вакцинацияләргә киңәш итә.
Гриппка каршы дөрес итеп оештырылган иммунопрофилактика бүтән ОРВИ белән авырып китү очракларын киметә. Бу кимү күрсәткече төрле авторларның мәгълүматларына караганда 25-65% тирәсендә.
Гриппка каршы вакцина ясау югары нәтиҗәне бирә. Прививкага тотылган бер сум акча дәвалауга, хасталык кәгазьләре һ.б. өчен тотылган чыгымнарны киметү хисабына 3-6, ә кайбер мәгълүматларга караганда, 25 сум акчаны янга калдырырга булыша.
Россия Федерациясендә халыкның "куркыныч төркемнәр"ен – мәктәп укучыларын, балалар бакчаларына йөрүче балаларны, медицина хезмәткәрләрен, 60 яшьтән өлкәнрәк, хроник чирләр белән авыручы һәм башка куркыныч төркемнәренә керә торган затларны гриппка каршы иммунизацияләү кысаларында балаларга үзебезнең илдә җитештерелгән "Ультрикс" һәм балалар белән өлкәннәргә "Совигрипп" вакциналары ясала.  
Атап үтелгән вакциналарның составына 2017-2018 еллардагы эпидемия чорында Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы тарафыннан киңәш ителгән грипп вирусларының актуаль штаммнары керә: A/Michigan/45/2015(H1N1), A/Hong Hong/4801\2014 (H3N2) һәм В/Brisbane/60/2008.
Үзенең сәламәтлеге һәм үз якыннарының, туганнарының сәламәтлеге турында кайгыртучы һәр кешедә сорау барлыкка килә:  "Грипптан прививка ясатырга кирәкме?".
Грипп вируслары гадәттән тыш югары дәрәҗәдә үзгәрергә сәләтле булган үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә дә безнең иммун системабыз, гриппның үзгәргән вирусы белән очрашкач, аны элек билгеле булмаган, яңа вирус буларак кабул итә башлый. Иммун системасы шул рәвешле, грипп вирусы белән көрәшү өчен яклагыч антитәнчекләр җитештерүне "җайга салганда", кешедә авыру билгеләре барлыкка килә. Ел саен авырып китү күренешләренең артуы нәкъ менә грипп вирусларының үзгәрүчәнлегенә бәйле дә инде. Вакцинациядән яисә грипп белән авырганнан соң организмда саклагыч антитәнчекләр формалаша, ләкин алар ярты елдан аз гына артык саклана, соңыннан таркала. Киләсе елда гриппның яңа вирусы килгәч, ул безнең иммун системаны яңадан "чолгап ала" һәм, без тагын авырып китәбез. Хәзерге вакытта иммун системасын шушы "очрашуга" әзерләүнең төрле ысуллары бар. Иң нәтиҗәле ысулы – прививка ясату.
Гриппны профилактикалау өчен вакциналар.
Гриппны профилактикалау өчен вакциналарның түбәндәге төрләре бар: тере һәм инактивирлаштырылган (ягъни һәлак ителгән). Нәрсә соң ул тере вакцина? Тере вакцина – ул үзенең составындагы грипп вакцинасы (ягъни вакцина өчен махсус ясалган) тере вируска ия булган вакцина.  Инактивирлаштырылган вакцина нәрсә ул? Инактивирлаштырылган (ягъни һәлак ителгән) вакцина – ул үзенең составында гриппның тулы бер һәлак ителгән вирусына яисә аның аерым өлешләренә (антигеннарга) ия булган вакцина.
Гриппны профилактикалау өчен вакциналар арасында нинди уртаклык бар?
Гриппны профилактикалау өчен барлык вакциналар да грипп белән авыруга каршы ышанычлы иммунитет барлыкка китерә.
Гриппны профилактикалау вакциналары нәрсәсе белән аерыла?
Кертү ысулы белән.
Тере вакциналар дозатор ярдәмендә сиптерү юлы белән кертелә.  Һәлак ителгән вакциналар укол ярдәмендә кертелә.
Прививка кертергә ярый торган яшьләр.
Ультриксны 6 яше тулган балаларга кертергә ярый.
Балалар өчен Совигриппны 6 айдан узган балаларга һәм өлкәннәргә кертергә мөмкин.
Өлкәннәр өчен Совигрипп 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен.
Ультрикс – инактивирлаштырылган вакцина булып санала, ягъни вирус тәнчекләре махсус эретмә белән һәлак ителгән һәм эретелгән – андагы вируслар аерым аксымнарга таркатылган. Һәлак ителгән вакциналар тере белән чагыштырганда бәхәссез өстенлеккә ия – алардан өстәмә йогынтылар азрак була, ә эретелгән вакциналар организмга һәр антигенны яхшырак танып белү һәм тиешле яклау чарасын эшләп чыгару мөмкинлеген бирә. Мәктәп укучылары өчен кулланыла.
Һәр ел саен вакциналарның составларына БССО белгечләре тарафыннан киңәш ителә торган гриппның теге яки бу вариантлары кертелә.
Гриппка каршы прививкадан соң авыруга каршы саклагыч функция кайчан формалаша?
Вакцина ясалаганнан соң 14-21 көн узгач иммунитет үсеш ала башлый, ул 6-12 ай дәвамында грипп белән авырудан саклануны тәэмин итә. Гриппка каршы прививка авырып китүдән 100% дәрәҗәсендә гарантиялиме? Авырып китүдән бер генә дәвалау, бер генә профилактикалау препараты да 100%лы гарантияне бирә алмый. Вакцинациядән соң ни дәрәҗәдә ышанычлы саклагыч функциянең барлыкка килүе күптөрле факторларга бәйле, шул исәптән пациентның яшенә, сәламәтлегенең торышына, шәхси үзенчәлекләренә һ.б. карый. Әмма ләкин, уртача алганда, прививка ясалган 100 кешенең 70-98е грипп белән авырмый. Әгәр дә инде прививка алган кеше грипп белән авырып китә икән (прививка алган 100 кешенең 2-30ы), ул вакытта андагы чир җиңелчә формада үтеп китәчәк һәм катлаулануларга китермәячәк. Шул рәвешле, вакцинация гриппның вафат булуга китерә торган авыр һәм катлаулы формалары белән авырудан саклануны гарантияли. Гриппка каршы вакцина, иң беренче чиратта, нәкъ менә грипп вирусларыннан саклауга юнәлдерелгән, ә башка респиратор вирусларга каршы түгел. Шул ук вакытта гриппка каршы вакцина өстәмә, кайбер очракларда иммуномодульләштерүче үзлекләренә дә ия. Шуның аркасында прививка ясаткан 100 кешенең якынча 20-25ендә иммун системасы башка төрле респиратор вируслы чирләрдән дә өстәмә саклагыч ала.
Гриппка каршы вакцина нинди дә булса йогынтылар китереп чыгара аламы?
Теләсә нинди, шул исәптән гриппка каршы профилактика вакцинасын кертү дә йогынтылар барлыкка китерергә мөмкин. Температура күтәрелә яисә вакцина кертелгән урында кызарып чыга – боларның барысы да теләсә нинди вакцинага карата законга сыешлы йогынты, яклагыч функцияләр барлыкка килә башлау турында таныклый. Гриппка каршы вакцина алганнан соң прививка ясатучыларда түбәндәгеләр күзәтелергә мөмкин:
Гомуми билгеләр – тулаем алганда организмга тия торган һәм тән температурасы күтәрелү, хәлсезләнү, баш авырту һ.б. кебек чагылыш табучы йогынтылар.
Җирле билгеләр – вакцина кертелгән урында тыгызлану һәм авырту рәвешендәге йогынтылар. Бу күренешләрнең барысы да кыска вакытлы, дәвалауны таләп итми һәм 2-3 көн эчендә мөстәкыйль рәвештә юкка чыга, хезмәткә яраклы булу сәләтен киметми һәм өстәмә рәвештә дәвалануга китерми.
Гриппка каршы кайсы вакциналарда ешрак рәвештә йогынтылар күзәтелә?
Тере вакциналарны керткәндә, гадәттә, гомуми билгеләр күзәтелә: прививка алган 100 кешенең 8-15ендә тән температурасы күтәрелә (38 градуска кадәр), гомуми хәлсезлек рәвешендә гомуми йогынтылар күзәтелергә мөмкин. Бу билгеләрнең барысы да кыска вакытлы һәм мөстәкыйль рәвештә юкка чыга.
Вакцинация ясатырга ярамый торган күренешләр. Гриппка каршы прививканы кайчан кертергә ярамый?
Гриппка каршы прививка вакытлыча кичектерелергә (вакытлыча каршылыклар) яисә прививканы бөтенләй дә беркайчан да ясатырга ярамый торган (даими каршылыклар) сәламәтлек буенча билгеле бер хәлләр бар. Теләсә нинди очракта, каршылыклар турында карарны пациентны карагач һәм сораштыргач табиб кабул итә.
Гриппка каршы вакцинацияләүдән вакытлыча каршылыкка каты авыру торышы яисә хроник авыруның катлаулану очраклары керә. Хәл рәтләнгәннән соң (температура төшкәч һәм сәламәтләнгәч) яисә хроник чир ремиссия стадиясенә чыккач вакцинаны кертергә мөмкин. Гриппка каршы вакцина ясаудан даими каршылык бик сирәк очракта билгеләнә, күкәй аксымнарына (вакцина вирусы нәкъ менә тавык эмбрионнарында үстерелә) анафилактик шок, кычыткан бизгәге, Квинке шешенүе кебек аллергия күренешләре барлыкка килгән очраклар булырга мөмкин. Мондый күренешләр тавык күкәен теләсә нинди рәвешендә (кыздырып, сөт белән пешереп һ.б.) ашаганда кичекмәстән аскы ирене, тамагы һ.б. урыны шешеп чыга торган кешеләрдә күзәтелә. Әгәр дә мондый билгеләр күзәтелми икән, ул вакытта гриппка каршы вакцинация мондый кеше өчен куркыныч түгел.
Йөрәктә хроник чир булганда гриппка каршы прививка ясатырга ярыймы?
Ярый һәм кирәк тә. Хроник чирләр (шул исәптән йөрәк авырулары) каршылык булып саналмый, ә гриппка каршы прививка алуга күрсәтмә дә була. Хроник чирле пациентлар вакцинацияне яхшы кичерә һәм аларда җитәрлек дәрәҗәдә яхшы саклагыч функция үсеш ала. Прививка ясау хроник чирнең катлаулануына китерми, шул ук вакытта грипп белән авыру күп очракта хроник чирнең катлаулануына һәм алга таба аны тагын да авырайтырга мөмкин. Ләкин, хроник чир катлауланган вакытта, табиб прививка ясауны пациентның хәле рәтләнгәнчегә кадәр кичектереп торырга киңәш итәчәк.
Куркыныч контингентлар. Грипп кемнәр өчен аеруча куркыныч?
Грипп һәркем өчен куркыныч, чөнки грипп белән авыру дәрәҗәсе арткан чорда сәламәт кешеләр дә һәлак булырга мөмкин. Әмма ләкин грипп һәм аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән катлаулы хәлләр балалар, өлкән яшьтәгеләр, шулай ук хроник чирләрдән интегүче кешеләр өчен аеруча зур куркыныч белән яный. Бу, иң беренче чиратта, үзәк нерв системасы ялкынсынган балалар, йөрәк патологиясе булган (тумыштан йөрәк чирле, анамнезда йөрәк өянәге, ИБС һ.б.) пациентлар, үпкәсе, бөерләре, калкансыман биз системасы, иммун кытлыклы булган кешеләр һ.б. Кызганычка, гриппка каршы вакцинация үткәрүгә нәкъ менә шул торышлар ялгыш рәвештә каршылык булып карала. Югыйсә мондый затлар иң беренче чиратта якланган булуны таләп итә. Йөклелек планлаштыручы хатын-кызлар өчен дә грипп куркыныч. Йөккә узганчы яисә икенче-өченче триместрда вакцинацияләнү максатка ярашлы булыр. Йөкле хатын-кызның грипп белән авырып китүе яралгыда җитешсезлекләр барлыкка килүгә яисә бала төшүгә китерергә мөмкин.
Һөнәренең үзенчәлекле булуы аркасында (укытучылар, тәрбиячеләр, сатучылар, коллективларда эшләүче башка затлар) зур күләмдәге кешеләр белән элемтәгә керүче затлар өчен дә грипп актауль мәсьәлә булып тора һәм бу очракта грипп белән авырып китү куркынычы бермә-бер арта.
Гриппка каршы ел саен вакцина алу һәм вакциналарны сайлау турында
Узган елда прививка ясаткан булсаң, быел тагын ясату заруримы?
Прививкадан соң барлыкка килгән антитәнчекләр 6-12 ай дәвамында таркалып бетә яисә аларның саны яңа чорда гриппка каршы көрәштә җитәрлек булмый башлый. Моннан тыш, ел саен гриппның вариантлары да яңара, алар вакциналар составына керә.
Шулай итеп ел саен прививка алырга кирәк.
Прививканы ничек алсаң яхшырак: ел саен бер үк вакцинамы яисә аларны алмаштырып тору кирәкме?
Ел саен барлык вакциналарның составында да грипп вируслары вариантларының бер үк булуын исәпкә алганда, Үзегезгә ошаган вакцинаны алмаштыру зарурлыгы юкка чыга.
Прививкадан соң грипп белән авырып китәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләрне йогышландырырга мөмкинме?
Теләсә нинди вакцинаны алганнан соң грипп белән авырып китеп булмый. Чөнки җитештерү процессында вакцина вируслары авыру китереп чыгару үзлеген югалта, ләкин яклау функциясен формалаштыру сәләтен саклап кала. Тере вакцина алганда вакцина вирусы белән йогышлану дәрәҗәсе бик түбән. Инактивирлаштырылган вакциналар белән гриппка каршы вакцина алган очракта әйләнә-тирәдәгеләргә вакцина вирусын йоктыру куркынычы юк.
Гриппка каршы вакцина алыр алдыннан ничек тә булса әзерләнергә кирәкме?
Гриппка каршы вакцина алыр алдыннан күпчелек кешеләргә махсус әзерлек таләп ителми. Аерым пациентларга (мисал өчен, аллергия чирләре булганнарга) табиб медикаментоз әзерлек билгеләргә мөмкин. Хроник чирле кешеләрдә вакцинация гадәти терапия кабул итү рәвешендә үткәрелә.
Елына 4 мәртәбәдән ешрак авырый торган балага прививка ясатырга ярыймы?
Ярый гынамы соң, кирәк тә! Нәкъ менә шундый бала грипп кичергәннән соң барлыкка килә торган катлаулы күренешләргә дучар булырга мөмкин. Бу балага катлаулы авыруы булмаган чорда прививка ясарга кирәк.
Салкын тиеп авырганнан соң йөткерү күренеше калса прививка ясатырга ярыймы?
Катлаулы авыру чорында прививка кадатырга киңәш ителми. Калдык күренешләргә килгәндә, алар каршылык булып саналмый, ләкин теләсә нинди очракта прививка ясар алдыннан табиб сәламәтлек торышын бәяләячәк, ахыргы карарны да ул кабул итәчәк.
Грипп эпидемиясе чорында прививка алырга өлгермәсәм, эпидемия барышында миңа прививка алырга кирәкме?
Авыручылар саны арта башлаганнан соң гриппка каршы вакцинага каршылыклар бар дигән ялгыш фикер таралган. Бу гриппка каршы тере вакциналарга кагыла. Инактивлаштырылган вакциналарны грипп күрсәткече арткан барлык чор дәвамында кулланырга мөмкин, әгәр дә авырып китү куркынычы җитәрлек дәрәҗәдә югары булса. Әмма ләкин, әгәр дә прививка кеше инде грипп вирусы белән йогышланганнан соң (ләкин билгеләре әле барлыкка килмәгәндә) ясалган булса, вакцинацияләү нәтиҗәле булмаячак.
Ни өчен өлкәннәргә гриппка каршы вакцинаның бер дозасын кертәләр, ә балаларга ике тапкыр киңәш итәләр?
Бу хәл өлкәннәрдә грипп вирусларына карата иммунологик хәтер булуга бәйле, шуңа күрә дә аны "яңарту" өчен нибары бер доза да җитеп тора. Кечкенә балаларга вакцинацияләүнең беренче елында гына 2 доза кертәләр. Аннан соңгы елларда нәтиҗәле саклык функциясен формалаштыру өчен аларга бер прививка да җитәчәк.
Бер үк вакытта грипптан һәм дифтериядән прививка алырга ярыймы?
Гриппка каршы вакцинаны теләсә нинди башка вакцина белән берләштерергә ярый, туберкулезга каршы вакцина гына искәрмә булып тора. Моның бердәнбер шарты: вакциналарның һәркайсы тәннең төрле өлешеннән кертелергә тиеш.
Узган елда гриппка каршы прививка ясаттым, ләкин барыбер авырдым. Бу прививканың мәгънәсе нәрсәдә соң?
Бу вакыйганы аңлату өчен 2 вариант бар. Беренчедән, грипп вирусы белән берлектә авырып китү күренеше кешедә респиратор вирусларының 200 артык башка төрләрен китереп чыгарырга мөмкин.  Өстәвенә, клиник билгеләренә карап, бу авыруларны бер-берсен аеруы мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә дә, әгәр дә Сез прививка ясаткансыз һәм Сездә тән температурасы күтәрелү, баш авырту, хәлсезләнү кебек күренешләр барлыкка килгән икән, бу хәл грипп дигәнне аңлатмый әле. Мөгаен, бу башка төрле вируслы чирдер, чөнки гриппка каршы Сез саклык чарасын күргәнсез бит инде. Һәм безгә Сезне нәкъ менә грипптан – катлаулану очракларының иң зур күләмен китереп чыгаручы һәм һәлак булуга китерергә мөмкин булган йогышлы чирдән яклау мөһим. Икенчедән, Сездә грипп барлыкка килү очрагы да юк түгел. Ул никадәр авыр дәрәҗәдә үтеп китте? Зур ышаныч белән җавап бирәм: сездә катлаулы очраклар күзәтелмәде. Ә әгәр дә Сез прививка ясатмаган булсагыз һәм грипп йоктырсагыз, мондый катлаулылыклар күзәтелгән булыр иде һәм авыруның нәтиҗәләре бик начар тәмамланырга мөмкин иде. Бик сирәк кенә очракларда мондый хәл дә күзәтелергә мөмкин: кеше прививка ясата һәм яклагыч функция формалашып өлгермәгән чорда грипп вирусы белән "очраша". Ә яклау дәрәҗәсе тиешенчә формалашып бетсен өчен 14-21 көн кирәк. Шуңа күрә дә гриппка каршы прививканы ясатырга кирәк.
Вакцинация балаларга зарарлы дигән фикер бар (бигрәк тә гадәти булмаган медицина яклы кешеләр арасында). Алар фикеренчә, балада иммунитет менә-менә формалашкан чорда, организм аны менә-менә үзе эшләп чыгарганда, имештер, зарарлы вакцинация моңа комачау итә һәм организмны зәгыйфьләндерә. Һәм, гомумән, теләсә нинди прививка бала организмында иммунитетны мөстәкыйль эшләп чыгару мөмкинлеген киметә. Бәлки ул балаларга кирәкмидер дә?
Бу бөтенләй дә алай түгел. Киресенчә, вакцина – иммун системасы өчен бик зәгыйфь күнекмә. Антиген белән эшләргә өйрәнү системасы. Әгәр дә бу антигеннар катлаулы күренешләр барлыкка килү планында ышанычлы булса, кыргый чир уяткычлар белән очрашкан очракта, иммун система тагын да куәтлерәк эшләячәк һәм ул чир аша күнекмәләр алачак. Ә чир – ул һәрчакта да катлаулылыклар барлыкка килү, хәтта һәлак булу куркынычы белән яный. Прививка аркасында без иммун системаны зәгыйфьләндерәбез, организм бары тик вакциналар ярдәмендә генә эшләячәк һәм нинди дә булса башка төрле чир чыганакларына начаррак йогынты күрсәтәчәк дигән фикер белән мин тулысынча килешмим. Бу рәвешле фикер йөртү өчен теориядә дә, гамәлдә дә нигезләмәләр юк. Ләкин, нәни балаларга килгәндә, алар чыннан да бик нәзберек була. Әгәр дә баланың мәктәптән яисә балалар бакчасыннан грипп "алып кайтырга" мөмкин булган абыйлары һәм апалары юк икән, ата-анасы да тулай торакта яшәми, ә үзләренең фатирлары бар икән, әлбәттә, бәлки аны вакцина ярдәмендә якларга кирәкмидер. Мондый очракта чир йоктыру мөмкинлеге минималь була. Ләкин мәктәпкә йөри торган олы абыйсы булган очракта, вирус йоктыру куркынычы бар һәм мондый очракта вакцина үзен-үзе аклый. Чөнки балалар арасында авырып китү күрсәткечләре, гадәттә, өлкәннәр белән чагыштырганда, ике-өч мәртәбә зуррак була. Грипп вакытында госпитализацияләнгәннәрнең 90 проценты – балалар. Аларда чирләү күренеше катлаулы бара һәм нәкъ менә аларны иң беренче чиратта яклау зарур.
Гриппка каршы прививканы кайчан ясатсаң яхшырак булыр?
Иң яхшысы гриппка каршы көзен прививка алу: сентябрьдә-ноябрьдә, грипп һәм ОРВИ белән авырып китү дәрәҗәсе артканчыга кадәр. Вакцинациядән соң 2-3 атна дәвамында грипп вирусларына каршы антитәнчекләрнең яклагыч дәрәҗәсе формалаша.
Гриппка каршы прививканы кайда ясатырга була?
Яшәү урыны буенча поликлиникада, җирлек хастаханәләрендә һәм амбулаторияләрдә, ФАПларда прививка ясатырга була.
Куркынычка кертелүче аерым контингентларга вакцинация түләүсез нигездә кертелә. Хәзерге вакытта предприятиеләрдәге җитәкчеләр, үзләренең хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгыртып, аларны гриппка каршы иммунизацияләү өчен вакцинаны көннән-көн күбрәк сатып ала. Предприятиеләрдә эшләүчеләрне уңайлы рәвештә вакцинацияләү өчен урынга килеп прививка ясаучы бригадалар оештырыла. Мондый бригада составында зарури тәртиптә табиб була, ул пациентларны карый һәм вакцинация буенча каршылык булу-булмауны билгели. Калган халыкка түләүле нигездә вакцина алу мөмкинлеге бирелә.
Ни өчен коллективта эшләүчеләрнең 40%ына прививка ясарга киңәш итәләр?
Чыннан да, гриппка каршы вакцинация белән коллективта эшләүче хезмәткәрләрнең кимендә 40%ын колачларга киңәш ителә.  Бу очракта ике төп максатка ирешелә.
Беренче максат – прививка алган кешенең шәхси сакланган булуы.
Икенче максат – эшләүчеләр арасында коллектив иммунитетын формалаштыру.
Коллектив иммунитеты прививка алганнарга өстәмә саклык бирә һәм коллективтагы прививка алмаган кешеләргә авырып китү дәрәҗәсен киметә. Прививка алучылар, ягъни грипптан сакланучылар саны күбрәк булган саен, коллективта эшләүчеләр арасында вирусны кертү һәм тарату мөмкинлеге дә түбәнрәк була дигән сүз. Хезмәткәрләрнең 40%тан кимрәк өлешен колачлаганда, коллектив иммунитеты тулысынча эшләми диярлек. Сүз дә юк, башка йогышлы чирләрдәге кебек үк, гриппка каршы вакцина алудан максималь файдага әгәр дә коллективта эшләүчеләрнең 95%ыннан артык өлеше прививка алса гына ирешергә мөмкин. Әмма ләкин, гриппка каршы вакцина алганда мондый күрсәткечләргә ирешүе катлаулы, – вакцинациянең эпидемиягә каршы чорда 2-3 ай дәвамында үткәрелүен исәпкә алырга кирәк. Шул рәвешле, коллективта эшләүчеләрнең кимендә 40%ын гриппка каршы вакцинацияләү прививка алучыга шәхси саклык дәрәҗәсе бирә һәм коллектив иммунитеты хисабына якланганлыкның өстәмә мөмкинлекләрен дә эсти.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларга гриппка каршы прививканы ничек ясыйлар?
Ата-аналарага язмача рәвештә (ә бәлки телдән дә, ләкин ата-аналар җыелышында) нәрсәгә каршы һәм ни рәвешле аларның балаларына прививка ясатылуы, нинди вакцина файдаланылуы хакында хәбәр ителә. Шуннан соң ата-аналар билгеләнгән формада үзләренең риза (яисә риза булмавы) турында имза куя. Ул баланың медицина документациясендә саклана. Билгеле бер көнне мәктәпкә (балалар бакчасына) прививка ясаучы бригада (табиб һәм шәфкать туташы) килә һәм вакцинация үткәрелә. Әгәр дә әни кеше балага прививка ясаганда шунда булырга теләсә, ул баласы белән бергә яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International