Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "Полистройкапитал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Калинин урамы буенча 5/24 йортта урнашкан СПА-комплексы" капиталь төзелеш объектын хосусый тәртиптә "Казэнерго" акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
2. "Страйгрупп-В" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Волков урамы буенча 12 йорт адресында төзелә торган торак йорт" капиталь төзелеш объектын хосусый тәртиптә "Казэнерго" акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
3. "Камгэсэнергострой" капиталь төзелеш идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" торак районының 21 микрорайонындагы тышкы инженерлык челтәрләре булган 21-05 торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
4. "Камгэсэнергострой" капиталь төзелеш идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" торак районының 21 микрорайонындагы тышкы инженерлык челтәрләре булган 21-05 торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
5. "Камгэсэнергострой" капиталь төзелеш идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" торак районының 21 микрорайонындагы тышкы инженерлык челтәрләре булган 21-06 торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
6. "Камгэсэнергострой" капиталь төзелеш идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" торак районының 21 микрорайонындагы тышкы инженерлык челтәрләре булган 21-06 торак йорт" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
7. "ВЕРТИКАЛЬ" ТОРАК КОМПЛЕКСЫ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы шәһәре, Халыклар дуслыгы проспекты белән Раскольников урамы кисеше адресында урнашкан, торак булмаган биналары кертеп-терәп төзелгән А һәм Б блоклары күпкатлы торак йортлар" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү килештерү хакында.
8. "ВЕРТИКАЛЬ" ТОРАК КОМПЛЕКСЫ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы шәһәре, Халыклар дуслыгы проспекты белән Раскольников урамы кисеше адресында урнашкан, торак булмаган биналары кертеп-терәп төзелгән А һәм Б блоклары күпкатлы торак йортлар" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү килештерү хакында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.