7 сентябрьдән 13енә кадәр Казанда Гагарин урамы буенча хәрәкәт итү чикләнәчәк. Пермская урамы белән кисешкән урында машиналар йөри торган өлеше тулысынча ябык булачак.
Юлны ябу эшләре газүткәргечкә капиталь ремонт үткәрелүгә бәйле, дип хәбәр итә Казанның тышкы төзекләндерү комитеты. Шәһәр башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.
http://www.kzn.ru/news/60778-v-kazani-chastichno-zakryvaetsya-ulgagarina