Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясендә катнашты. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районындагы күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук инвалид балалар өчен Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең инициативасы буенча мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары алынды.
Республиканың "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле үткәрелә.
Акцияне оештыручыларның төп бурычы – мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручы баланың тормышында иң әһәмиятле көнне бәйрәмгә әйләндерү өчен хәлдән килгәнчә ярдәм итү.