Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында бакчачылар һәм яшелчәчеләр мәнфәгатьләрендә капиталь төзелеш объектларының техник планын әзерләү буенча кадастр эшләренә бәяләрне җайга салу мөмкинлеген карадылар.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасын кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штабының чираттагы утырышы булды.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмалар игътибарына
2019 елның 11 сентябрендә Электр энергетикасы һәм ТКХ өлкәсендә эксперт советы каршындагы Электр энергетикасы һәм торак-коммуналь комплекс өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында Россия Федерациясе субъектларында тариф карарларын формалаштырганда интеллектуаль исәпкә алу системаларын урнаштыруга чыгымнарны исәпкә алу буенча тәкъдимнәр каралды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлата: үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү булмаганда, мич ягып җылытыла торган салаларда һәм авылларда яшәүчеләр өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 07.10.2011 ел, № 9-1/нпс карары белән – утын, 19.12.2008 ел, № 9-1/нпс карары белән күмер бәясе билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында объектларны инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү, шулай ук "Содружество" АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тариф раслау турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең булачак утырышында объектларны инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү турындагы мәсьәләләр каралачак.
2019 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә "Коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу" ХІІ Бөтенроссия гамәли семинары узачак.
Бүген, 17 сентябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре, торакны ягып җылыту өчен каты ягулык сатып алу хокукы турында халыкның хәбәрдарлыгын өйрәнү максатында, Буа һәм Тәтеш муниципаль районнары авыл җирлекләре гражданнарын урынга чыгып кабул итте.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Россиянең МКФХ УМҮ белән берлектә оештырылган "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика" фәнни-гамәли конференциясе кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу һәм каты коммуналь калдыклар җыю нормативларын билгеләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.