ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре урынга чыгып гражданнарны кабул итә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген, 17 сентябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре, торакны ягып җылыту өчен каты ягулык сатып алу хокукы турында халыкның хәбәрдарлыгын өйрәнү максатында, Буа һәм Тәтеш муниципаль районнары авыл җирлекләре гражданнарын урынга чыгып кабул итте.

Авыл халкы белән мондый очрашулар атна саен үткәрелә. Дәүләт комитеты белгечләре бәяләвенчә, гражданнарны урынга чыгып шәхсән кабул итү авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә каты ягулык сатып алу шартлары турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру эшен оештыруны бәяләү мөмкинлеген бирә.

Исегезгә төшерәбез, кыш алдыннан авыл-сала халкы франко-диләнке шартларында бер тыгыз кубометры өчен 316 сумнан һәм франко-склад шартларында бер тыгыз кубометры өчен 447 сумнан утын сатып алырга мөмкин. Күмернең бәясе, расланган тариф нигезендә, тоннасы өчен 2 893 сум тәшкил итә.

Каты ягулыкка ваклап сату бәяләренең җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдә чик күләме субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла. Субсидия алу шартлары турында тулырак итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International