Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмалар игътибарына

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 08.05.2019 ел, № 571/19 боерыгы нигезендә Россия Федераль тарифлар хезмәтенең "Интернет" челтәрендә бастырып чыгару юлы белән мәгълүмат ачу регламентын һәм тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органнарының (су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар раслау вәкаләтләре Россия Федерациясе субъекты законы белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган очракта) "Интернет" челтәрендә бастырып чыгару юлы белән мәгълүмат ачканда җайга салынулы оешмалар белән хезмәттәшлек итү регламентын раслау турында" 2014 елның 16 декабрендәге 2244-э номерлы боерыгына (алга таба – 2244-э номерлы боерык) үзгәрешләр кертелгән.

Яңа редакциядәге 2244-э номерлы боерык 2019 елның 27 сентябреннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International