Капиталь дача корылмаларының техник планнарына бәяләр җайга салынырга мөмкин

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында бакчачылар һәм яшелчәчеләр мәнфәгатьләрендә капиталь төзелеш объектларының техник планын әзерләү буенча кадастр эшләренә бәяләрне җайга салу мөмкинлеген карадылар.

25 сентябрьдә ведомствода узган киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы, республиканың Юстиция министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) төбәк идарәсе, "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ, "Ростехинвентаризация-Федераль БТИ" АҖ һәм "Идел буе" АКИ ҮКО вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасында коммерциясез 950 бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәсе теркәлгән. Халыкның өчтән берендә диярлек дача участогы бар. Аларда урнашкан объектларның техник планын әзерләү буенча ашыгыч хезмәтләргә ихтыяҗ арта. Коммерция оешмалары эшләрне 4000 сумнан алып 9500 сумга кадәр башкарырга тәкъдим итә.

Мондый сумма халыкның социаль якланмаган катламнары өчен генә кыйммәт. Татарстан Республикасы Прокуратурасы фикеренчә, кадастр эшләренә бәяләрне җайга салу турындагы мәсьәләне башлап җибәргән чара кадастр эшләренә бәяләр артуны чикләргә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен: "Кадастр эшчәнлеге турында" 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, индивидуаль торак төзелеше, шәхси гараж төзелеше, шулай ук яшелчәчелек, бакчачылык (дача хуҗалыгы) өчен җир кишәрлекләрен ызанлау буенча кадастр эшләренә максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгели инде.

2014 елның 18 июлендә Дәүләт комитеты тарафыннан "Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләре буенча кадастр эшләренә максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгеләү турында" № 9-1/нпс карарын кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International