Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасын кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штабының чираттагы утырышы булды.
Штаб утырышында чыгыш ясаган Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт экологик экспертиза һәм нормалаштыру бүлеге башлыгы Елена Попова әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен каты коммуналь калдыкларны күмү операторларының тарифына кертелгән түләүне анализлау нәтиҗәләре турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бүген төп проблема каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы актуальләштерүне таләп итә. Әйтик, полигоннарның бер өлешенең лицензияләре юк, куәте беткән полигоннар бар, терсхемасы буенча файдаланылмаганнары да бар, ә чынлыкта аларның ресурсы әле коммуналь калдыкларны күмәргә мөмкинлек бирә. Елена Попова мәгълүматларына караганда, кайбер очракларда коммуналь калдыкларны күмү операторлары әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүне үз вакытында түләми.
Утырышка рәислек иткән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова төбәк операторларына каты коммуналь калдык полигоннары хуҗалары белән аларны эксплуатацияләүнең потенциаль мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирүче кирәкле үлчәмнәр үткәрү турындагы мәсьәләне хәл итәргә кушты. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын полигоннар һәм транспорт логистикасы торышы өлешендә актуальләштерү мәсьәләсен карарга кушылды.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотучылар "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ төбәк операторлары җитәкчеләре Сергей Богатов белән Светлана Ярлыченко күпфатирлы йортларның торак булмаган биналарында урнашкан кече бизнес предприятиеләре белән коммуналь калдыкларны чыгаруга килешүләр төзү, шулай ук бюджет учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтүгә вакытында түләмәү мәсьәләләрен күтәрде. Төбәк операторлары фикеренчә, бу проблемаларны хәл итү аларга оешмаларның җайга салынулы эшчәнлегенең зыянлы булуын җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Агымдагы елның 9 аенда әлеге хисаплар, Лилия Борисова сүзләренчә, 2020 елга тарифларны формалаштырганда исәпкә алыначак.
Утырыш ахырында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең монополиягә каршы контроль бүлеге башлыгы Айгөл Алешева төбәк операторларының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге мәсьәләсе буенча Монополиягә каршы ведомствоның республика идарәсенә килгән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат бирде.