Коммуналь инфраструктура объектларын тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

    Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина видеоконференция режимында Сарман муниципаль районы Сарман авыл җирлегенең коммуналь инфраструктурасы объектларын «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ эксплуатациягә тапшыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә төзелеш министры урынбасары Илдус Насыйров, Сарман муниципаль районы, «Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ һәм «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ вәкилләре катнашты.

     Каралган мәсьәләләр нәтиҗәсендә түбәндәге карарлар кабул ителде:

1. Сарман муниципаль районы башкарма комитетына, «Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ һәм «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ белән берлектә, 2020 елның 2 нче июленә кадәр:

-  Сарман авыл җирлегенең коммуналь инфраструктура объектларына «Сарман торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ милек хокукын рәсмиләштерү чараларын гамәлгә ашыру буенча, срокларын һәм җаваплы затларын күрсәтеп, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан каралган һәм билгеләнгән тәртиптә расланган «юл картасын» эшләргә һәм Дәүләт комитетына тапшырырга;

2.  «Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе» акционерлык җәмгыятенә:

 - Сарман авыл җирлегенең коммуналь инфраструктура объектларына «Сарман торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ милек хокукын рәсмиләштерү нәтиҗәләре буенча коммуналь инфраструктура объектларын законнарда билгеләнгән тәртиптә озак сроклы файдалануга тапшыру буенча килешү мөнәсәбәтләре төзүне тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International