Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингы турындагы рубриканы дәвам итәбез. Дәүләт комитеты белгечләре Казанда Айдаров урамы, 18а йортыннан алып Нурлат урамы буйлап Симонов урамына кадәр суүткәргеч реконструкцияләү объектына бардылар.
Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 80% чамасы тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру су белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшләр предприятиенең инвестиция программасы, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы һәм “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, күчмә мониторинг инвестиция программаларын гамәлгә ашыруның барышын тикшереп торырга мөмкинлек бирә.