Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина видеоконференция режимында Сарман муниципаль районы Сарман авыл җирлегенең коммуналь инфраструктурасы объектларын «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ эксплуатациягә тапшыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә төзелеш министры урынбасары Илдус Насыйров, Сарман муниципаль районы, «Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ һәм «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ вәкилләре катнашты