Баланс комиссиясе: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь оешмалар эшчәнлеген карадылар

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә Баланс комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында су белән тәэмин итү, су агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынучы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карадылар.

Тыңланганнар:
● Балтач районының “Ципьинское МПП ЖКХ” ҖЧҖ
● Түбән Кама районының “Нижнекамский Жилкомсервис” ҖЧҖ
● Түбән Кама районының “Бриг” ҖЧҖ
● Яңа Чишмә районының “Новошешминское ЖКХ” МУП
● ШЭ Зарипов Н.Г. Яңа Чишмә районы

Баланс комиссиясе эше кысаларында дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләргә тарифлар билгеләгәндә икътисадый нигезләнгән карарлар кабул итү өчен җайга салынучы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International