Эшче штабның күчмә утырышында Азнакай каты көнкүреш калдыклары полигоны тәҗрибәсен өйрәнделәр

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген Азнакайда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы эшче штабның каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча киңәйтелгән күчмә утырышы уза.

Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган чарага чакырылган каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге оешма җитәкчеләре Азнакай районының каты көнкүреш калдыклары полигоны эшчәнлеге белән танышты. Сүз дә юк, бу оешма өчен әле омтылырлык нәрсәләр күп, әмма бүген Азнакай полигонын, һичшиксез, өлге итеп күрсәтергә була, каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын тикшереп торучы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыкларны күчү белән шөгыльләнүче төбәктәге барлык операторларга да аннан үрнәк алырга киңәш итә.

– Бүген Азнакай районындагы полигонны үрнәк дип атарга була, – дип ассызыклады, агымдагы елның 8 нче августында коммуналь калдыкларны күмү объектларын карап чыгуга йомгак ясап, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

Сүз уңаеннан, ул көнне Әлмәттә узган эшче штаб утырышында октябрь аенда Азнакай полигоны базасында коммуналь калдыклар белән эш итү буенча райондагы операторларның җитәкчеләре һәм коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрен көйләүче район башкарма комитетлары белгечләре өчен күчмә семинар үткәрү идеясе туган да инде.

Азнакай полигонында бүгенге сәфәр барышында штабның күчмә утырышында катнашучыларга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә каты көнкүреш калдыкларын күмү полигоннарының эшчәнлеген оештыруга, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә экологик куркынычсызлыкка кагылышлы таләпләр җиткерелде.

Шуннан соң ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре шәһәр гимназиясендә узган "Без планетабыз өчен җаваплы" дигән ачык экологик дәрестә катнашты.

Штаб утырышында чарада катнашучылар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышты. "УК ПЖКХ" ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ төбәк операторларының җитәкчеләре агымдагы елның 9 аенда оешмаларның эшчәнлеге турында хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International