2017 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Террорга каршы бергә" россиякүләм патриотлык акциясендә катнашты. Санкт-Петербургта метрополитенда булып узган теракттан зыян күрүчеләргә һәм илдә террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерүгә багышланган минитнгта 5 мең кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Балалар өчен туклану продуктлары бәяләренә сәүдә өстәмәләрен җайга салуны гамәлдән чыгару турында"гы 05.04.2017 № 1-28/858 хатында "Балалар өчен туклану ризыклары (азык-төлек концентрантларын да кертеп) бәяләренә күмәртәләп сату буенча чик дәрәҗә һәм ваклап сату буенча чик дәрәҗә өстәмә сәүдә бәяләрен билгеләү хакында" 2011 елның 29 июлендәге № 8-13/соц һәм "Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Балалар өчен туклану ризыклары (азык-төлек концентрантларын да кертеп) бәяләренә күмәртәләп сату буенча чик дәрәҗә һәм ваклап сату буенча чик дәрәҗә өстәмә сәүдә бәяләрен билгеләү хакында" 2011 елның 29 июлендәге № 8-13/соц карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" 2011 елның 19 августындагы № 8-16/соц карарларының көчләрен югалтуын тану турында карар кабул ителүе хакында хәбәр итә.
2017 елның 5 апрелендә 15 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында "2018 елга җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, су бүлүгә тарифлар формалаштыру алымнары" темасына семинар-киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты www.eias.ru сайтында, "Хисап рәвешләре (үрнәкләр) – Электр энергиясенең (куәтенең) фаразланган балансы" бүлегендә 2018 ел өчен электр энергиясенең (куәтенең) фаразланган җыелма балансына тәкъдимнәр формалаштыру өчен үрнәкләр урнаштырылуы хакында хәбәр итә.
Оешмалар тарафыннан су белән тәэмин итү, су бүлү, җылы белән тәэмин итү буенча җайга салынулы хезмәтләр турындагы мәгълүматтан ирекле файдалану мөмкинлеген тәэмин итү зарурлыгы турында федераль законнардагы таләпләр нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәгеләр хакында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) җайга салынулы оешмаларга 2017 елның гыйнварыннан башлап айлык хисапнамәне – 46-ТЭ рәвеше буенча җылылык энергиясен файдалы җибәрү турында белешмәләрне – Россия ФМХ адресына 46ТЕ.STX шаблоны рәвешендә Россия ФМХ БМАС ФДМС системасы буенча җибәрү кирәклеге хакында хәбәр итә.
Җылы белән тәэмин итү челтәрләренә, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча үзәкләштерелгән системаларга, газ бүлү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча түләүне, шул исәптән аерым проектлар буенча тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча түләүне җайга салу өлешендә федераль законнар үтәлешен контрольдә тоту максатларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Сездән 2016 ел өчен тоташтыруга (технологик тоташтыруга) кагылышлы түбәндәге мәгълүматларны тапшыруыгызны сорый:
28 март көнендә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, транспорматор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.