Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы, "Арча шәһәре" муниципаль берәмлегендә автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик дәрәҗәдә максималь тарифлар килештерү хакында.
2. Татарстан Республикасының "Электр челтәрләре" дәүләт унитар предприятиесе һәм "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятьләре тарафыннан электр энергиясен тапшыру хезмәтләре өчен челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау буенча аерым тарифлар килештерү хакында.
3."ТАЛАН-Набережные Челны" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең энергия кабул итү җайланмаларын "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
4. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 49 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №2-12 һәм №14-19 күп фатирлы торак йортлар"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
5. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 49 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №2-12 һәм №14-19 күп фатирлы торак йортлар"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
6. "Кояшлы шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 10 ИК6 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
7. "Кояшлы шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 10 ИК6 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
8. "ТБА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 17, корпус 1,2 ИК9 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
9. "ТБА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 17, корпус 1,2 ИК9 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.