Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Балалар өчен туклану продуктлары бәяләренә сәүдә өстәмәләрен җайга салуны гамәлдән чыгару турында"гы 05.04.2017 № 1-28/858 хатында "Балалар өчен туклану ризыклары (азык-төлек концентрантларын да кертеп) бәяләренә күмәртәләп сату буенча чик дәрәҗә һәм ваклап сату буенча чик дәрәҗә өстәмә сәүдә бәяләрен билгеләү хакында" 2011 елның 29 июлендәге № 8-13/соц һәм "Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Балалар өчен туклану ризыклары (азык-төлек концентрантларын да кертеп) бәяләренә күмәртәләп сату буенча чик дәрәҗә һәм ваклап сату буенча чик дәрәҗә өстәмә сәүдә бәяләрен билгеләү хакында" 2011 елның 29 июлендәге № 8-13/соц карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" 2011 елның 19 августындагы № 8-16/соц карарларының көчләрен югалтуын тану турында карар кабул ителүе хакында хәбәр итә.