ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Террорга каршы бергә" патриотлык акциясенә теләктәшлек белдерде

2017 елның 7 апреле, җомга

2017 елның 6 апрелендә  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Террорга каршы бергә" россиякүләм патриотлык акциясендә катнашты. Санкт-Петербургта метрополитенда булып узган теракттан зыян күрүчеләргә һәм илдә террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерүгә багышланган минитнгта 5 мең кеше катнашты.

Петербург метросында булып узган шартлау корбаннарына теләктәшлек белдерергә, гади гражданнардан кала, төбәктәге сәяси партияләрнең җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләре, Татарстанның рухани лидерлары һәм башкалар җыелган иде.

Митинг спикерлары, бердәй һәм бердәм булуга чакырып, чыгышлар ясады.  Митингта катнашучыларның күбесе Кремль ярына чәчәк бәйләмнәре тотып килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International