2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шәһәркүләм өмәдә катнашты. Җыештыру эшләре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасына янәшә торучы территорияләрдә үткәрелде. Моннан тыш, биналарга да генераль өмә кагылды: тәрәзәләр юылды, кабинетлар тәртипкә китерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитик системасында (ЕИАС РТ) каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынучы оешманың FAS.JKH.OPEN.INFO.INVEST.TKO шаблоны форматында инвестиция программалары турында мәгълүмат тапшыруга гарызнамә урнаштырылган. Мәгълүмат инвестиция программасы расланганнан соң 30 календарь көненнән соңга калмыйча ачылырга тиеш.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре шахмат ярышларында катнашты
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды
10 апрельдә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә Табигый монополияләр һәм Идел буе федераль округының тариф органнары вәкилләре өчен тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча семинар узды.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел буе федераль округының тариф органнары һәм табигый монополияләр вәкилләре өчен оештырылган тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча семинарда катнаша
10 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24) Идел буе федераль округының тариф органнары һәм табигый монополияләр вәкилләре өчен бушлай семинар узачак.
2019 елның 29-31 май көннәрендә Ялта шәһәрендә торак һәм коммуналь хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең III Бөтенроссия җәйге съезды узачак.