Табигый монополияләр һәм тариф органнары вәкилләрен бушлай семинарда катнашырга чакырабыз

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

 10 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24) Идел буе федераль округының тариф органнары һәм табигый монополияләр вәкилләре өчен бушлай семинар узачак.

Семинар барышында шундый темалар ачылачак:

- бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу нигезләре;

- чыгымнар эталоннарын гамәлгә кертү;

- җылылык энергетикасы, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, электр энергетикасы өлкәләрендә тариф сәясәте юнәлешләре;

- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә технологик тоташтыру мәсьәләләре;

- концессион килешүләр төзү аспектлары;

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя хасил итү аспектлары;

- коммуналь комплекста саклык;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую мәсьәләләрен җайга салу аспектлары.

Семинар спикерлары булып Монополиягә каршы Федераль хезмәт вәкилләре чыгыш ясый.

Семинарда катнашу бушлай.

Тулырак мәгълүматны белә һәм гариза формасын Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге сайтында тутыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International