Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча семинарда катнаша

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел буе федераль округының тариф органнары һәм табигый монополияләр вәкилләре өчен оештырылган тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча семинарда катнаша.

Семинарда чыгымнарны эталон ысулы белән хисаплау, электр энергетикасында тарифларны җайга салуның норматив-хокукый актлары, ТКХ өлкәсендә тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре һәм җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Семинарның спикерлары булып Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре чыгыш ясый.

"Чарада катнашучылар Россиядә тарифларны җайга салуга кагылышлы сорауларга җавап, закон базасын камилләштерү буенча Монополиягә каршы орган тәкъдимнәр, шулай ук концессион килешүләр төзү буенча гамәли тәкъдимнәр ала алачаклар", - дип билгеләп үтте Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International