Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитик системасында (ЕИАС РТ) каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынучы оешманың FAS.JKH.OPEN.INFO.INVEST.TKO шаблоны форматында инвестиция программалары турында мәгълүмат тапшыруга гарызнамә урнаштырылган. Мәгълүмат инвестиция программасы расланганнан соң 30 календарь көненнән соңга калмыйча ачылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International