ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре гражданнарның торакларны җылыту өчен каты ягулык сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыру эше белән танышу максатында районнарда яшәүчеләр белән очрашуларын дәвам итә.

Тариф кампаниясе. Законнар


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

16 август көнне Мамадыш шәһәрендә ТР Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты.


16
август, 2019 ел
җомга

Авыл халкы өчен утын һәм күмер күпме тора һәм каты ягулыкка субсидияне ничек алырга?

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең "Укыту-методика үзәге" ФДАУ белән берлектә, "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика" халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра, ул 2019 елның 12-13 сентябрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 24.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ел саен үткәрелә торган "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" дигән Бөтенроссия конкурсы старт алган.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне карау буенча эшче штабның 14 августта узган утырышында Аксубай, Алексеевск, Буа, Югары Ослан һәм Питрәч районнары башкарма комитетлары вәкилләренең хисаплары каралды.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Җомга көнне, 9 августта, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештырган тарифларны җайга салуны цифрлаштыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә кәрәзле операторлар вәкилләре пассажирлар ташу өлкәсендә тариф хасил итүнең ачыклыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган карарлар тәкъдим итте.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты искәртә: юридик затлар оешма эшчәнлегендә тарифларны җайга салу буенча документларны гомуми тәртиптә тапшыра.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

9 август көнне Идел буе федераль округы җайга салу органнары вәкилләре белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифларны җайга салу өчен җайга салынулы оешмалар тәкъдим иткән белешмәләргә куела торган таләпләрне стандартлаштыру проблемалары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International