Тариф хасил итү процессы аңлаешлы булачак

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

9 август көнне Идел буе федераль округы җайга салу органнары вәкилләре белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифларны җайга салу өчен җайга салынулы оешмалар тәкъдим иткән белешмәләргә куела торган таләпләрне стандартлаштыру проблемалары каралды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештырган семинар эшендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлев, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең МТҮ җитәкчесе Федор Цариковский, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең МТҮ директоры урынбасары Евгений Литовченко һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең җайга салучы оешмалары вәкилләре катнашты.

– Еш кына җайга салынулы оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә торган мәгълүмат начар структуралаштырылган була. Җайга салучы зат эшендә әлеге хәл билгеле бер кыенлыклар тудыра, – дип билгеләп үтте киңәшмәне ачып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром. – Һәр җайга салучы бу проблеманы, гамәлдәге оештыру һәм матди мөмкинлекләрдән чыгып, мөстәкыйль хәл итәргә омтыла. Бу семинар, тариф карарларын кабул иткәндә иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә алып, җайга салучыларның җайга салынулы оешмалар мәгълүматларын җыю һәм анализлауга бердәм якын килү ысулын эшләү, җайга салучыларның эшчәнлек алгоритмын унификацияләү өчен юнәлдерелгән.

Семинарда катнашучылар фикеренчә, гамәлләр бердәмлеген тәэмин итү өчен җайга салынулы оешмалар тарафыннан цифрлы мәгълүмат тапшыру өлешендә норматив-хокукый базаны үзгәртү, тарифларны исәпләү буенча шаблоннарны унификацияләүне күздә тоткан тариф хасил итүнең цифрлы методикаларын куллану зарур. Башка мәгълүмат системалары белән интеграцияләү дә кирәк, ул тариф карарларын кабул итүнең ачыклыгын тәэмин итәргә, тарифларны куллануны бәйләнешсез тикшерүдә тоту мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, тариф хасил итү процессы кулланучыларга өчен дә аңлаешлы булачак.

Тарифларны җайга салуның төрле өлкәләрендә тарифларны раслаганда эталон чыгымнары методына күчүгә бәйле рәвештә тарифларны җайга салу процессларын автоматлаштыруга бертөсле якын килү аеруча актуальләшә бара.

Семинарда катнашучылар – Идел буе федераль округы төбәкләренең җайга салу органнары вәкилләре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты инициативасын хуплады.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча тарифларны җайга салуны цифрлаштыру буенча эшче төркем төзергә дигән карар кабул ителде. Идел буе федераль округы субъектлары җайга салучыларының Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең МТҮ базасында шаблоннарны унификацияләү проектын гамәлгә ашыру өчен техник йөкләмә әзерләү максатында аларның үзара хезмәттәшлек итү регламентын эшләү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International