ККК белән эшләү реформасы: эленке-салынкы йөрү вакыты узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне карау буенча эшче штабның 14 августта узган утырышында Аксубай, Алексеевск, Буа, Югары Ослан һәм Питрәч районнары башкарма комитетлары вәкилләренең хисаплары каралды.

Эшче штаб утырышында билгеләнгән проблемалар арасында:

- ККК белән эш итү буенча халык һәм юридик затлар белән төзелгән шартнамәләр турында төбәк операторларында һәм район башкарма комитетларында булган мәгълүматларның туры килмәве;

- авыл җирлекләрендә теркәлмәгән, ә шәһәр читендә ял итү өчен шәхси йортлардан файдаланучыларга түләүләр исәпләү.

"Мәгълүматларны актуальләштерү эшен тәмамларга, төбәк операторларына районнарда киңәшмәләр үткәрергә һәм быелның 1 сентябренә кадәр тиешле шартнамәләрне төзергә кирәк, – дип ассызыклады Александр Груничев. – Эленке-салынкы йөрү вакыты узды. Халыкның сәгать теле кебек миграцияләү проблемасын да законлы ысуллар белән хәл итәргә мөмкин: бу – участоктагы полиция хезмәткәрләре ярдәмендә ял итүче гражданнарны исәпкә алу да, полигоннарга чыгарыла торган чүп-чарны үлчәү контроле дә. Бу эшләр төбәк операторының полигоннар белән исәп-хисап схемасына төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова үз чыгышында төбәк операторларының һәм ККК белән эш итүче операторларның тыгызрак хезмәттәшлегенә игътибар итте. Үзара исәп-хисап ясау мәсьәләләреннән тыш, төбәк операторлары полигон җитәкчелеген коммуналь калдыклар белән эш итүгә бәйле хезмәтләргә тарифларны җайга салганда исәпкә алына торган инвестпрограммаларны эшләүгә җәлеп итәргә тиеш. 2020 елга тариф кампаниясе башлану сәбәпле, хәзерге вакытта бу бигрәк тә актуаль.

Моннан тыш, Лилия Борисова утырышта катнашучыларны 12-13 сентябрьдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең уку үзәгендә узачак ККК белән эш итү системасын реформалаштыру мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциягә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International