Тариф кампаниясе. Законнар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның 2019 елның 30-31 октябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак "Тариф кампаниясе. Законнар" дигән форумында катнашучылар ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген алып бару өчен яңа механизмнар һәм инструментлар турында фикер алышачак.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының төп бурычы торак-коммуналь хуҗалыкның нәтиҗәле эшләвен һәм тотрыклы үсешен тәэмин итә торган норматив-хокукый җайга салу системасын оештырудан гыйбарәт. Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык коммуналь хезмәтләр яшәешне яхшырту, төбәкләр үсеше, предприятиеләрнең конкурентлылык сәләтен арттыру һәм икътисад үсеше гаранты булып тора.

Форумның төп темалары:

- 2019, 2020 елларда тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу, "эталон" исәпләү методларын кертү.

- Концессия, ТКХ һәм ресурс белән тәэмин итү тармакларында тарифларны җайга салу.

- Ресурс белән тәэмин итүче оешма, ИК һәм кулланучылар арасында килешү мөнәсәбәтләре.

- Түләмәүчеләргә каршы көрәш алымнары; дебитор бурычлары белән эшләү.

- Инвестицион программалар һәм башкалар.

Форумда катнашу өчен РФ МФХ, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре, практик юристлар, тармакның әйдәп баручы экспертлары чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International