ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына гражданнардан 315 мөрәҗәгать алынды, алар арасында 268 мөрәҗәгать Дәүләт комитетының «кайнар линия»сенә килгән, 33 мөрәҗәгать – язмача, 7 мөрәҗәгать – Интернет-кабул итү системасы аша, 7 мөрәҗәгать гражданнарны кабул итү барышында кабул ителгән. 


9
май, 2021 ел
якшәмбе

Җиңү көне – һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без халкыбызның нинди бөек һәм куәтле булуын тоябыз. Явыз сынауларны батырларча, куркусызлык, Ватанга мәхәббәт белән җиңеп чыккан, ә геройларча башкарылган хезмәт илебездә күп буыннарның әхлак тәрбиясендә нигез булды.


8
май, 2021 ел
шимбә

2021 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты.

Акция кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы территориясендә Акинская Аланы торак пункты янында агач утыртуда катнашты.


7
май, 2021 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү геройлары турындагы хикәяләр бастыруны дәвам итәбез. Фотода Алексеев Григорий Федорович – Дәүләт комитеты хезмәткәре Ксения Дмитриеваның бабасы.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, традиция буенча, шәһәрнең Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тимофеев Николай Федорович (06.12.1921-18.05.1989) – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровнаның бабасы.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Үлемсез полк Онлайн» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның дәү әтиләре Петр Сергеев һәм Алексей Логинов турында сүз барачак.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә һөнәри квалификацияләрне үстерү перспективаларын ачыклау һәм оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү буенча тикшеренү үткәрә.


2
май, 2021 ел
якшәмбе

1 нче һәм 2 нче май көннәрендә Казанда "Казан марафоны" VII халыкара җиңел атлетика ярышлары узды.


1
май, 2021 ел
шимбә

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Халыкара тарихи диктант булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International