Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә һөнәри квалификацияләрне үстерү перспективаларын ачыклау һәм оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү буенча тикшеренү үткәрә.
Сораштырулар 2021 елның 31 маена кадәр онлайн-анкета режимында узачак. Анкетаны тутыру өчен https://itsecurity2021.vcot.info/ адресы буенча узарга һәм сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә кирәк.
Анкета оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләре белән үзара бәйләнештә мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе/белгече тарафыннан тутырыла.
Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм белгечлек өлкәсендәге мәгълүмати куркынычсызлык, аларның һөнәри әзерлек күләмнәрен фаразлау өчен файдаланылачак.