ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча "кайнар линия" дә катнашты

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны узды.

Анда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов, шулай ук профильле ведомстволар һәм ТКХ өлкәсе оешмалары вәкилләре катнашты.

Гражданнардан якынча 170 мөрәҗәгать кергән. Сораулар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына, инженерлык челтәрләренең торышына, капиталь ремонтка, идарәче компанияләрнең эшенә, төзекләндерүгә һәм тарифларга кагылды.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде, сорауларның бер өлеше алга таба эшкә алынды.

“Кайнар линияләр” үткәрү практикасы гражданнар белән оператив хезмәттәшлек өчен мондый форматларның кирәклеген раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International