Питрәч районында чираттагы күчмә кабул итү узды. Татарстан Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин кабул итү барышында берничә мәсьәләне карады. Җитәкче янына кабул итүгә төрле инстанцияләр узгач киләләр, һәм мондый очрашулар – еш кына үз мәсьәләсен хәл итүнең соңгы өмете. Бу юлы Вишневая урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр Баш дәүләт торак инспекторының килүен шундый өмет белән көткәннәр. Питрәчлеләр капиталь ремонттан канәгать түгел. Подрядчылар күтәренке рух белән июльдә эшкә керешкәннәр, ләкин ашкыну тиз сүрелгән, подрядчылар юкка чыккан. Халык «ТКХ Фонды» КО капиталь ремонт буенча төбәк операторына шикаять юллаганнар. Аларны ноябрьгә кадәр барысын да эшләячәкләр дип ышандырып килгәннәр. Ләкин инде декабрь ае җитте. Электр, су, канализация системаларын ремонтлау әлегә төгәлләнмәгән. Ә отмостокларны ремонтлауда сыйфаты шикле материаллар кулланылган: нормативларга туры килмәү генә түгел, технологияләр дә бозылган. Фондка кисәтү белдерелде һәм барлык хокук бозуларны 23 декабрьгә кадәр бетерү турында күрсәтмә бирелде. Икенче адрес – Кощаково авылының Комсомол урамы буенча 18 нче йорт.
Йортта яшәүче идарәче компаниядә ни өчен счет-фактурада сумма ай эчендә 10 тапкырга артуы турында җавап ала алмаган.
Квитанциядә август өчен актыккы сан 3000 сум булса, ә сентябрь өчен – 31000 сум. Бу әле һәрвакыт намус белән түләгәндә, бурычлар җыелмаган очракта. Дәлил итеп хатын-кыз соңгы 4 елда түләнгән квитанцияләрне күрсәтте.
Барлык мөрәҗәгатьләр – баш инспектор контролендә. Тикшерүләр планлаштырылган. Гражданнарны кабул иткәннән соң башкарма комитетта Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов, Торак инпекциясе башлыгы Александр Тыгин, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, авыл җирлекләре башлыклары, идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Татарстан Торак инспекциясе материаллары файдаланылды