Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы объектларга БПЛА массакүләм һөҗүме турында шәрехләде:
"Бүген Казан БПЛА массакүләм һөҗүменә дучар булды. Әгәр элек сәнәгать предприятиеләре һөҗүмгә дучар ителсә, хәзер дошман тыныч халыкка, иртән, туп-туры аларның өйләренә һөҗүм итә.
Урында оператив штаб җәелдерелде. Халык эвакуацияләнде, вакытлыча урнаштыру һәм кайнар туклану урыннары оештырылды.
Бөтен көчләр җәлеп ителде.
Иң муһиме – паникага бирелмәскә.
Хөкүмәткә халыкка эвакуация урыннары турында вакытында хәбәр итәргә бурыч куйдым."
Казан шәһәрендә БПЛА һөҗүме белән бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан хәбәрләр җиткерелеп тора. Халыктан тынычлык саклау сорала. Тревога сигналы яңгыраганда, киенергә һәм беренче катларга, подвалларга төшәргә кирәк.