ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара барышында 2024 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2025 елга эш планнары турында фикер алыштылар, 2025 елга утырышлар уздыру планын формалаштыруны карадылар. Шулай ук 2016-2024 елларга (2024 ел өчен) Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты программасы чараларының үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.
Исегезгә төшерәбез, Иҗтимагый советның төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
- Татарстан Республикасы территориясендә бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, хак арттыруларны һ.б.) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
- норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрү;
- законнарда каралган очракларда, Дәүләт комитеты тарафыннан эшләнүче норматив хокукый актларның проектлары хакында алдан фикер алышу;
- Дәүләт комитеты карарларын кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.11.2010 ел, № 906 карары нигезендә төзелде. Совет Дәүләт комитеты боерыгы белән расланган Нигезләмә нигезендә эш итә.
2024 елда 14 кешедән торган Иҗтимагый советның яңа составы сайланды, аңа Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең яшьләр советы һәм җәмәгатьчелекнең башка вәкилләре керә. Рәис итеп Ирина Әхмәтова – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, КДЭУның үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты сайланды.
2024 елда барлыгы 7 утырыш уздырылды.