Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов "Экспертка сорау" рубрикасында

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов Татарстан 24 телеканалында "Экспертка сорау" рубрикасында "ТКХ буенча түләүне ничек яңадан исәпләргә?" кирәклеген аңлатты.

"Экспертка сорау" тамашачыга төрле тормыш мәсьәләләрен һәм хәлләрен ачыкларга ярдәм итә. Иң актуаль темаларга җентекле җаваплар "Татарстан 24" телеканалында көн саен чыга.

СОРАУ: безнең өйдә кайнар су урынына краннан чак-чак кына җылы су килә. Ә счетны безгә кайнар су биргән кебек куялар. Сыйфатсыз хезмәт өчен яңадан исәп-хисап ясатып буламы? Һәм моны ничек эшләргә?

ҖАВАП: Коммуналь хезмәт өчен түләүне теләсә нинчек яңадан исәпләү бары тик сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтүне яки күрсәтмәүне раслаучы акт нигезендә генә башкарылырга мөмкин. Әлеге акт түбәндәгечә төзелә: - йә кеше мөрәҗәгате буенча хокук бозуны раслау яки кире кагу өчен адреска чыга торган идарәче оешма вәкиле тарафыннан; йә ирекле рәвештә коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы тарафыннан күрше фатирларның 2-3 милекчесе катнашында төзелә. Ул чагында югарыгы һәм аскы катларда яшәүче фатирларның хуҗаларын чакыру яхшырак. Тиешле акт төзелгәннән соң, кулланучыга түләүне яңадан исәпләү турында идарәче оешмага язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңадан исәпләү башкарылачак һәм киләсе счет-фактурада күрсәтеләчәк. Кулланучыга коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфаты тиешле сыйфатта булмаганга яисә билгеләнгән вакыттан артыграк тәнәфесләр белән бозылуга юл куйган идарәче оешма кулланучыга мондый коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләү күләмен аны киметү ягына, кулланучыны мондый хезмәт күрсәтү өчен түләүдән тулысынча азат итүгә кадәр, яңадан исәпләп чыгарырга тиеш. (354 нче кагыйдәләрнең 149 пунктының "а" пунктчасы, 150 пункты). Милекченең бурычы булып КФЙ идарәсендә сыйфатсыз хезмәт яки теге яки бу хезмәтнең булмавы турында идарәче оешмага үз вакытында хәбәр итү тора. Идарәче оешмага теләсә нинди мөрәҗәгатьне, мөрәҗәгать итүче адресына язма җавап бирүне сорап, язмача бирү яхшырак. Язма мөрәҗәгать 2 нөсхәдә бирелә, шуларның берсендә идарәче оешма вәкиле керүче мөрәҗәгатьнең номерын һәм датасын куярга тиеш. Бу мөрәҗәгать итүченең нөсхәсе булачак. Әгәр сезнең мөрәҗәгатегезгә җавап вакытында килмәсә, бу мөрәҗәгатьнең күчермәсе белән сез идарәче оешманың гамьсезлеге өчен күзәтчелек органына мөрәҗәгать итә аласыз.

Җентеклерәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International