Татарстан Республикасы халкы өчен электр энергиясенә тарифлар кабул ителде

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы халкы өчен электр энергиясенә тарифлар раслады.

 2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр тарифлар:

  • бер ставкалы тариф – 4,68 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымын исәпкә алып);
  • шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыту җайланмалары белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,58 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымын исәпкә алып);
  • авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,28 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымын исәпкә алып).

Тариф тәүлек зоналары буенча кулланылган электр энергиясе күләмен (көн (пик/ярымпик)/төн) билгеләргә мөмкинлек бирүче исәпкә алу приборы булганда/урнаштырганда, тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнгән рәвештә кулланылырга мөмкин.

Электр энергиясенә тариф менюсын алыштыру тәртибен «Татэнергосбыт» АҖ аша ачыкларга була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International