ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында идарә утырышы узды. Киңәшмәне С.Груничев үткәрде.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылган иде:

  1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә пассажирлар йөртүнең даими муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында»гы карары проекты хакында
  2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә метрополитенда билгеләнгән нормалардан тыш пассажирлар йөртү һәм кул йөге ташу хезмәте күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында»  карары проекты хакында
  3. «2021 елга «ГазТеплоАвтоматика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (егәрлеге) өчен тарифлар билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары проекты турында
  4. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен салкын суны транспортлауга тарифлар билгеләү турында»гы карары проекты хакында.

4 нче мәсьәләне карау кичектерелде; 1, 2, 3 мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм  https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International