А.С.Груничев җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев үткәрде.

«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.

Аксубай һәм Тәтеш муниципаль районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасына гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге районнар буенча 1әр мөрәҗәгать теркәлгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 77 мөрәҗәгать килгән, шуларның 56сы хәл ителгән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, нигездә кешеләр чүп-чарны вакытында чыгармауга зарлана.

«ПЖКХ» ИК төбәк операторы вәкилләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре һәм алар тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, еш кына барлык заявкаларны вакытында башкарырга һава шартлары мөмкинлек бирми: йортларга һәм урамнарга керү юллары юк, бу чүп чыгару ешлыгын 2 тапкыр киметүгә китерә.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Аксубай һәм Тәтеш муниципаль районнарының башкарма комитетлары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International