Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елга эш нәтиҗәләре

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

         Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020 ел өчен үзенең эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев билгеләп үткәнчә, куелган барлык төп бурычлар да үтәлгән.

         Бер ел эчендә Дәүләт комитеты инвестиция программалары өлкәсендә кабул ителә торган карарлар белән айлык контроль механизмы аша кире элемтәне кертте; тарифларны дифференциацияләүне киметте; 200ләп оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралган баланс комиссияләрен үткәрде; «Биржа мәйданчыгы» электрон ресурсында җайга салынулы барлык оешмаларны теркәү мәсьәләләрен эшләде; тарифларны җайга салуның төбәк мәгълүмат системасын камилләштерде; 2020 елда кулланылыш тапкан закон чыгару инициативаларын эшләде.

          Гражданнарның түләү дәрәҗәсе РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән чик үсештән артмый: 2020 елда индексның зурлыгы 4% тәшкил итә, ә факттагы түләүләр үсеше – 3,3%, бу инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2021 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары расланды.

           2021 елның 1 июленнән гражданнар тарафыннан түләү күләме 4,4% чикләрендә үзгәрәчәк.

           Һәр оешма өчен тарифлар индивидуаль билгеләнә.

           Күрсәтелә торган барлык хезмәт төрләренә тарифлар турында тулырак: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-dlya-naseleniya-5009089.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International