Биектау районы суды «Крутушка-3» коммерциясез бакчачылык ширкәте идарәсе рәисен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 1 өлеше буенча штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарын законлы дип таныган.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән коммерциясез бакчачылык ширкәте рәисе бакчачылык һәм дача йортлары милекчеләренә электр энергиясе өчен законнарда билгеләнгәннән күбрәк күләмдә түләү хисаплаган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Электр энергиясенә тариф ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елның икенче яртыеллыгына сәгатенә 2,64 сум/кВт күләмендә расланган.
«Крутушка-3» коммерциясез бакчачылык ширкәтендә электр энергиясе өчен түләү электр энергиясенә тариф, электр энергиясенең технологик һәм икътисадый сарыфларын исәпкә алып хисапланган. «Крутушка-3» коммерциясез бакчачылык ширкәте рәисе электр энергиясе өчен түләүне сәгатенә 3,29 сум/кВт күләмендәге тарифны кулланып исәпләгән, бу исә Дәүләт комитеты билгеләгән тарифны арттырып җибәрә.
Коммерциясез бакчачылык ширкәте рәисе Дәүләт комитеты карары белән килешмәгән, карарны гамәлдән чыгару һәм эшне туктату үтенече белән Биектау районы судына дәгъва биргән. Үз гамәлләрен аклап, ул бакчачылык һәм дача йортлары милекчеләреннән коммерциясез бакчачылык ширкәте челтәрләрендә кулланылган электр энергиясе һәм кулланылган электр энергиясен югалту өчен, ширкәт әгъзалары тарафыннан гомуми милекне карап тоту өчен кертелә торган һәм коммерциясез бакчачылык ширкәте идарәсе органы тарафыннан билгеләнгән взнослар рәвешендә, суммар түләнүен хәбәр иткән.
Суд, эштә катнашучылар аңлатмаларын тыңлап, коммерциясез бакчачылык ширкәте рәисен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип тапкан, штраф салу үзгәрешсез калдырылган, ә шикаять канәгатьләндерелмәгән.
Игътибар итегез, Татарстан Республикасының коммерциясез бакчачылык ширкәтләре үз эшчәнлегендә суд карарын исәпкә алырга һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән тарифлар буенча исәп-хисап ясарга тиеш.
Су карарындагы тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча: https://vysogorsky--tat.sudrf.ru/modules.php?name=sud_delo&name_op=case&_id=457669165&_uid=5a0280a8-4465-4f16-878d-52584872c234&_deloId=1502001&_caseType=&_new=0&_doc=1&srv_num=1