Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясен төзү турында
Электр, җылылык энергиясенә, табигый сыекландырылган газга тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салуны камилләштерү максатларында, «Россия Федерациясендә электр һәм җылылык энергиясенә булган бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу турында»гы федераль закон һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе субъектының төбәк энергетика комиссиясе турында типлаштырылган нигезләмә раслау хакында» 1999 елның 13 декабрендәге карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР ЧЫГАРДЫ:
1. Юридик зат хокукы булган башкарма хакимият органы буларак, Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясен төзергә.
2. Кушымтада бирелгәннәрне расларга:
Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясе турында нигезләмә:
- Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясе идарәсе составын;
- Татарстан Республикасы Республика энергетика комиссиясенең иҗтимагый-консультация эксперт советы составын.
3. Җамалетдинов Рәүф Мәхәммәтгәрәй улын Татарстан Республикасы Республика энергетика комиссиясе рәисе вазыйфасына билгеләп куярга.
Татарстан Республикасы Республика энергетика комиссиясе рәисенә бер ай эчендә Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясе структурасын һәм штат санын эшләргә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырырга.