Татарстан Республикасы Югары Советының 1994 елның 8 февралендәге карары

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Продукция сыйфаты, бәя кую һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәясәтне җайга салу буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетын төзү турында

 

     Татарстан Республикасы Президентының продукция сыйфаты, бәя кую һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәясәтне җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт комитетын төзү һәм Татарстан Республикасы Бәяләр буенча дәүләт комитетын бетерү турындагы тәкъдимен карап, Татарстан Республикасы Югары Советы КАРАР БИРӘ:

1.     Продукция сыйфаты, бәя кую һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәясәтне җайга салу буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетын төзергә.

2.     Татарстан Республикасы Бәяләр буенча дәүләт комитетын бетерергә.

3.     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына әлеге карар үтәлешен тәэмин итә торган карар кабул итәргә.

Тэги: ТАССР100ел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International