ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының баланс комиссиясе утырышында Түбән Кама муниципаль районында пассажирлар йөртүгә тарифлар турында фикер алыштылар

2020 елның 18 августы, сишәмбе

    Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов рәислегендә видеоконференция режимында баланс комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Денис Хәмидуллин катнашты. 
     Баланс комиссиясе утырышында Түбән Кама муниципаль районының транспорт компанияләре эшчәнлеге каралды. «ПАТП-1» ҖЧҖ, «НПАТП» ҖЧҖ һәм «Горэлектротранспорт» МУП ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына пассажирларны һәм багажны даими ташу буенча тарифлар билгеләүгә тәкъдимнәр бирде. 
    «Әлеге транспорт предприятиеләре заявкаларын без карап тикшердек. Кисәтүләр ачыкланды, алар билгеләнгән вакытта бетерелмәгән. Предприятиеләр 2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча кабат гариза бирә ала, әмма алдагы кисәтүләрне бетерүне исәпкә алып», - диде Денис Хәмидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International