Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга гаризаларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге турында

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

   2015 елдан башлап Татарстан Республикасында электр челтәрләренә технологик тоташтыруга гаризалар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Әлеге максат өчен «Челтәр компаниясе» ААҖ тарафыннан кулланучыларга читтән торып хезмәт күрсәтү порталы булдырылган. 
      Кулланучыга читтән торып хезмәт күрсәтү порталында түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә һәм функцияләр бар: 
     - технологик тоташтыруга гаризалар бирү өчен уңайлы интерфейс, гариза яки килешүнең үтәлеш статусын күзәтү мөмкинлеге; 
     - мөрәҗәгатьләрне бирү өчен уңайлы интерфейс, мөрәҗәгатьләрне эшкәртү статусын күзәтеп тору мөмкинлеге; 
     - гамәлдәге исәпкә алу приборы күрсәткечләрен исәптән төшерү, исәпкә алу приборын эксплуатацияләүгә кертү, исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү нокталарын җиһазлауга, исәпкә алу приборын урнаштыруга яки алыштыруга гариза кабул итү; 
     - хезмәт күрсәтүгә гариза, хезмәт күрсәтү шартнамәсен үтәү статусы турында мәгълүмат бирү; 
     - хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча кулланучыларга документларның электрон күчермәләрен бирү; 
     - электр энергиясен куллану режимын планлы һәм планнан тыш чикләү сәбәпләре һәм сроклары турында мәгълүмат бирү, шулай ук электр белән тәэмин итә башлау датасы һәм вакыты турында мәгълүмат бирү; 
     - кулланучыларга хезмәт күрсәтү офисларына кабул итүгә язылу; 
     - sms-хәбәрләргә язылу, тавыш яздырып мәгълүмат бирү, электрон почта аша хәбәр итү; 
     - максатчан сораштырулар, анкеталар үткәрү. 
     Барлык күрсәтелгән хезмәтләрдән, челтәр компаниясе офисларына килмичә генә, «читтән торып» файдаланырга мөмкин. Югарыда күрсәтелгән хезмәтләрдән файдалану өчен pdo.gridcom-rt.ru сылтамасы буенча күчәргә мөмкин. 
     Моннан тыш, технологик тоташтыру процедурасын гадиләштерү һәм кулланучыларның барлык категорияләре өчен электр челтәре инфраструктурасыннан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатларында «Челтәр компаниясе» ААҖ тарафыннан Кулланучыларга хезмәт күрсәтү дирекциясе төзелгән, ул Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 49 көндезге хезмәт күрсәтү офисына ия һәм кулланучыларга читтән торып хезмәт күрсәтү өчен оештырылган контакт-үзәк бар.
     «Челтәр компаниясе» ААҖнең бердәм контакт-үзәгенә бушлай шалтырату: 8-800-2000-878

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International