ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром эшкуарларның сорауларына җавап бирде

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы эшкуарлары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә катнашты.  Киңәшмәнең модераторы — Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев булды.

   Онлайн-очрашуда дәүләт хакимияте органнарының һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең 50дән артык вәкиле катнашты. Эшкуарлар тарафыннан аеруча актуаль сораулар бирелде, шул исәптән тарифлар буенча да.

   Эшкуар Рамил Мәрданов, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тарифларны халык өчен кабул ителгән дәрәҗәгә тиңләштерү мәсьәләсе караламы-юкмы, дип кызыксынды.

    «Әлеге мәсьәлә Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтләрендә хәл ителә.  Электр энергетикасы турындагы карарга тиешле үзгәрешләр кертелсә, ташламалар биреләчәк. Ә әлегә ташламалы тарифлар бары халык өчен һәм коммуналь-көнкүреш ихтыяҗлары өчен генә кулланыла», – дип билгеләп үтте Александр Штром.

     Александр Штром бизнесменга, предприятие өчен иң кулай тариф планын сайлап алу өчен, «Татэнергосбыт» АҖ ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International