Татарстан АССР Министрлар Советының 1966 елның 11 октябрендәге 515 номерлы карары

2020 елның 2 мае, шимбә

Бәяләрне һәм тарифларны карау һәм раслау эшен яхшырту максатларында, РСФСР Министрлар Советының «Автоном республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә ваклап сату һәм күмәртәләп сату бәяләрен һәм тарифларны әзерләү һәм раслау эшен яхшырту турында» 1966 елның 23 августындагы 689 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 1966 елның 11 октябрендә Татарстан АССР Министрлар Советы 515 номерлы карар кабул итә.  Карарда билгеләп үтелгәнчә, күп кенә автоном республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә бәяләр һәм тарифларны карау һәм раслауда тиешле тәртип урнаштырылмаган. Бәяләрне һәм тарифларны билгеләү турындагы карарлар еш кына кирәкле икътисадый нигезләмәләрдән башка кабул ителә, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә күпләп һәм ваклап сату бәяләрендә нигезсез төрлелек күзәтелә; бәяләрне һәм тарифларны карау һәм раслау сроклары сузыла.

   ТАССР Министрлар Советы билгеләп үткәнчә, ваклап сату һәм күмәртәләп сату бәяләрен һәм тарифларны әзерләү һәм раслау эшендәге әлеге җитешсезлекләр ТАССРда да була, аларны бетерү максатларында ТАССР Министрлар Советы КАРАР БИРӘ:

- ТАССР Министрлар Советының Дәүләт планы аппаратында 4 берәмлек хезмәткәрдән бәяләр бүлеге оештырырга (ТАССР Министрлар Советының 1966 елның 11 октябрендәге карарына кушымта нигезендә).

- ТАССР Министрлар Советы Дәүләт планының бәяләр бүлегенә түбәндәгеләрне йөкләргә:

     ТАССР Министрлар Советы карамагындагы предприятиеләр һәм оешмалар продукциясенә һәм хезмәт күрсәтүләренә, шулай ук министрлыкларның һәм ведомстволарның предприятиеләре һәм оешмалары, кооператив һәм иҗтимагый оешмалар продукциясенә һәм хезмәт күрсәтүләренә бәяләр һәм тарифлар проектлары буенча бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр әзерләү;

      бәяләр, тарифлар, өстәмә бәяләр һәм ташламалар үтәлешен дәүләт контролендә тотуны оештыру һәм гамәлгә ашыру.

- ТАССР Министрлар Советының Дәүләт планы каршында Ведомствоара бәяләр комиссиясе төзергә.

- ТАССР Министрлар Советының Дәүләт планы каршында Ведомствоара бәяләр комиссиясенең һәм бәяләр бүлегенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт дип билгеләргә:

     ТАССР хуҗалыгының барлык баскычларында бәяләр мәсьәләсендәге сәясәтнең бердәмлеген тәэмин итү;

     хезмәтнең иҗтимагый кирәкле чыгымнары бәяләрендә тулысынча чагылдыру, яхшы эшли торган предприятиеләргә җитештерү сарыфларын түләү һәм алар тарафыннан керем алу һәм хуҗалык исәп-хисапларын башкару өчен кирәкле табышларны әйләнештә йөртү максатында, республикада бәяләр системасын һәм бәя билгеләү алымнарын даими яхшырту;

    халык хуҗалыгына һәм халыкка кирәкле продукция җитештерүгә этәргеч ясауда, ассортиментны яхшыртуда, продукциянең сыйфатын, ышанычлылыгын һәм озакка чыдамлы булу дәрәҗәсен арттыруда бәяләр ролен үстерү;

   халыкка күрсәтелә торган коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләренә бәяләр һәм тарифларның нигезсез бер һәм күп төрлелеген бетерү һәм бәяләр системасының бердәмлеген тәэмин итү;

   яңа продукциягә бәя раслау срокларын кыскарту һәм, продукцияне (хезмәт күрсәтүләрне) җитештерү һәм сату шартларына бәйле рәвештә, республикада раслана торган бәяләрне һәм тарифларны үз вакытында үзгәртүне тәэмин итү;

     бәяләрнең төгәл үтәлешенә дәүләт һәм иҗтимагый контроль нәтиҗәлелеген арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International