Идарә утырышында Лаеш, Зеленодольск, Питрәч районнары һәм Казан шәһәре өчен социаль һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар кабул ителде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

2020 елның 4 нче мартында Идарә утырышы булды, анда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карап тәрбияләү системасын оештыру буенча сынау проектында катнаша торган Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү оешмалары тарафыннан өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү формасында күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә; «ТеплоГарант» ҖЧҖ (Казан шәһәре, Лаеш районы), «Водоканал Сервис» ҖЧҖ (Зеленодольск районы), «ТатСтройКа» ҖЧҖ (Зеленодольск районы), «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП,  «Казэнерго» АҖ җайга салынулы оешмалары тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар каралды.

      Социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар өлешендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан гариза керде. Әлеге хезмәт күрсәтүнең социаль әһәмиятле булуын исәпкә алып, тариф составына табыш кертелмәгән. 2020 елда сынау проектына 13 район керә, 2021 елдан башлап Татарстанның барлык муниципалитетлары да керәчәк.

    «Водоканал Сервис» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар һәм «ТатСтройКа» ҖЧҖ өчен салкын су һәм агып җыела торган суларны транспортлауга тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан исәпләп чыгарылган күрсәткечләр дәрәҗәсендә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International