ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының идарә утырышы булды

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе "Питрәч коммуналь челтәрләре" муниципаль унитар предприятиесе өчен 2020 елга эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар, шулай ук 2020 елга Татарстан Республикасында шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча түләү ставкаларын карады.

Идарә әгъзалары "Питрәч коммуналь челтәрләре" муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтә торган 19 җирлек өчен тарифлар дәрәҗәсен, шул исәптән тарифның оешманың зыянсыз эшчәнлегенә туры килү-килмәү мәсьәләләрен карады.

Идарә карары белән тарифлар расланды.  Предприятие җитәкчелегенә су челтәрләрен ремонтлау буенча инвестиция программасын эшләргә тәкъдим ителде.

Идарә утырышында Татарстан Республикасында шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча гражданнарга урман утыртмалары күләме берәмлеге өчен түләү ставкалары билгеләнде.      Тарифлар дәрәҗәсе турындагы мәгълүмат Дәүләт комитеты сайтында "Тарифлар" бүлегендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International